«Җәйге уку сукмаклары»: уен-сәяхәт (0+)

24 июнь көнне 3 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Җәйге уку сукмаклары» дигән уен-сәяхәт уздырды. Әкият – ул гаҗәеп тылсымлы, искиткеч могҗизалар иле. Без барыбыз да балачактан әкиятләрне яратабыз. Алар безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли, дөньяны танып белергә ярдәм итә. 

Летние тропинки чтения
DSC02128
DSC02126

Тылсымлы әкиятләр иле буйлап сәяхәт вакытында яшь китап сөючеләр бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды, аларны төрледән-төрле маҗаралар һәм сынаулар көтеп торды. Балалар әкият геройларын искә төшерде, пазллар җыйды, табышмаклар чиште, әкияттән юлларны дәвам итте, тылсымлы әйберләрне таныды. Шулай ук «Әкияти дуслар», «Әкияттә транспорт», «Тылсымлы сүзләр» бәйгеләрендә катнаштылар. Биремнәр балаларның күңеленә хуш килде. Алар әкиятләрнең кыю, яхшы күңелле, намуслы, кунакчыл, ярдәмчел булырга өйрәтүе турында белде. 

Очрашу бик кызыклы, күңелле һәм файдалы үтте. Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма әкиятләр безнең белән «янәшә» яши, бары тик китапханәдә китап алырга, аны ачып укырга кирәк. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: